Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының XVI утырышы үтте

19 июньдә Тукай муниципаль район Советының уналтынчы утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, палата рәисләре, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта Тукай районының иҗтимагый Советы рәисе, бала хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, район якташлык җитәкчесе бар иде. Утырышка 46 депутатның 38е килде....

Утырыш башында Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат Венера Сафина утырышның сәркатибе итеп сайланды. Редакцион комиссия составына Иске Дөреш авыл җирлегеннән депутат Илнар Бакиров, Биклән авыл җирлегеннән депутат Мансур Сәхбиев, Мусабай-Завод авыл җирлегеннән депутат Фәридә Әгъләҗева керде.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - муниципаль берәмлек Советының №13/1 карары (20 июнь, 2012 ел) белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Күзкәй авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары Эдуард Гәрәев чыгыш ясады.

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милеге булган муниципаль милек исемлеген булдыру һәм алып бару тәртибе хакындагы Положениене раслау турында Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Ирина Кузнецова сөйләде.

Әлеге чыгыштан соң Кече Шилнә авыл җирлегеннән депутат Роман Ваганов сүз сорады. Ул «Түбән Кама» милли паркы территориясенә кергән Яр Чаллы - Белоус - Кече Шилнә автоюлының начар хәлдә булуын, куркынычсызлык нормативларына туры килмәвен, юл һәлакәтләре еш килеп чыгуын, шуннан мәктәп автобусы йөрүен һәм бу юлга тиз арада ремонт кирәклеген белдерде, санитар-экологик хәлнең торышына, зиратларны карау мәсьәләсенә тукталды.

Әлеге сорауга җавап итеп, район башлыгы Васил Хаҗиев: «Бу максатка каралган акчалар һәр ел саен иң начар дип саналган участокларга чиратлап бүленә бара. «Түбән Кама» милли паркында юлларның канәгатьләнерлек түгел икәнен беләбез, без дә аның төзекләнүен телибез. Кече Шилнә җирлегенә ел саен юллар ремонтына 10 млн сумлап акча бирелеп бара, быел бакчачылык ширкәтләренә алып бара торган юлларны төзекләндерү программасы да эшли башлады. Мөмкинлектән чыгып эшләргә тырышабыз», - диде. Әҗмәкәй авыл җирлеге депутаты, җирлек башлыгы Марат Фазылҗанов та авыл җирлекләрендә юлларны төзекләндерү программасына керүне өчәр ел көтәбез, дип белдерде. «Бер генә җирлеккә түгел, барыбызга да өлеш чыксын иде. Без үзара салым акчасына да ремонтларга тырышабыз. Нигә соң Кече Шилнәдә мондый мөмкинлекләрдән файдаланмыйлар, бер сумга дәүләт тагын дүрт сум өсти бит, ярыйсы гына акча булыр иде», - дип әйтте депутат Роман Вагановка.

Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының уналтынчы утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев