Район Советының чираттан тыш утырышы үтте
29 гыйнварда Тукай муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы үтте. Анда район башкарма комитетының һәм аппарат Советының җаваплы вәкилләре, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 37е килде. Утырышны муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров алып барды.
Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә капиталь төзелеш объектының архитектура һәм төзелеш ягыннан тышкы күренешен килешү хакындагы карарны тәкъдим итү Тәртибен раслау турында хисап белән район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесенең урынбасары Мәликә Шәмсиева чыгыш ясады. Соңыннан сүз Комсомолец авыл җирлегеннән депутат, социаль сораулар, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча даими комиссия рәисе Ольга Суровага бирелде.
Тукай муниципаль районы Советының «Тукай муниципаль районы башкарма комитеты структурасын раслау турында»гы карарына (№23/10, 28.08.2013 ел) үзгәрешләр кертү турында Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Роза Әбделмәнова сөйләде.
Тукай районы Советының чираттан тыш утырышы вакытында башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасары, шулай ук төзелеш, архитектура һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү бүлеге җитәкчеләре вазифалары кертелде.
Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы үз эшен төгәлләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев