Раштуа алдыннан коляда килде
Яңалыклар

Раштуа алдыннан коляда килде

Яңа ел төнендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Раштуа бәйрәменә багышланган колядкалар уздырдылар.

Җыр-бию башкаручы төркем мәдәният йортыннан чыгып, билгеләнгән йортларның берсенә юнәлде. Юл буенда утырган йортларның тәрәзәләренә һәм коймаларына кактылар, авыл халкын күңелле бәйрәмгә кушылырга чакырдылар. Хуҗалардан котлау җырларына алмашка тәм-томнар сорадылар.
Колядкаларда Раштуаны данладылар һәм хуҗаларга, аларның балаларына һәм бөтен йортка сәламәтлек һәм бәхет теләделәр. Авыл кешеләре колядкада катнашучыларның һәрберсен колач җәеп каршы алды. Тәм-томнарга да юмарт булдылар, кунак булырга өйгә дә чакырдылар. Араларында кайнар чәй, коймак һәм пироглар белән сыйлаучылар да булды.

Тамара Тузеева, 
мәдәният йорты директоры.

 


Нет комментариев