Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ранель һәм Амелия яңа портфельле булды

Район мәктәпләренең беренче сыйныфына баручы балалар өчен бу көннәрдә күңелле вакыйга булды - азкеремле, күпбалалы гаиләләрдә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ балаларга, әти-әниләре яки үзләре инвалид булганнарга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк иттеләр. Чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип аталган хәйрия акциясе кысаларында узды.

Районда быел 400дән артык бала укырга керә, портфельләр аларның 68енә бирелә. Мондый матур традиция ел саен Борды мәктәбендә дә үтә, дип хәбәр итте редакциягә булачак беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе Елена Маслова. Быел мәктәптә барысы 55 бала белем алачак. Шуларның 4есе - беренче сыйныфка килүчеләр. Алар ике малай һәм ике кыз - Ранель Кирамов, Амелия Әбделмәнова, Есения Казанцева һәм Самат Хаҗиев. Бүләк портфельләр аларның икесенә - Ранель белән Амелиягә бирелде. Уку кирәк-яраклары белән тутырылган букчаларны нәниләр авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова һәм мәктәп директоры Валерий Утяшов кулыннан алды.

Чарага Ранельның әнисе, Амелиянең әнисе, 3 яшьлек сеңлесе, апасы, аның улы - кыскасы, гаилә белән килгәннәр иде. Шундый файдалы бүләк ясаганнары өчен алар иганәчеләргә һәм бу чараны оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр. Әниләр үзләре дә Борды мәктәбенең элеккеге укучылары.

- Бүген без мәктәпкә тулысынча әзер инде: киемнәрне дә, башка кирәк-

яракларны да алып куйдык. Портфель бүләк итүләре көтелмәгән сюрприз булды. Улым да бик сөенде. Кайтуга бөтен әйберләрен бушатып карады, аннары кире тәртипләп тутырып куйды. Инде 1 Сентябрьне санап көтәбез, - ди Ранельның әнисе Айгөл Кирамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев