Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Районыбыз төзелеш буенча да алдынгы

Торак йорт, социаль объектлар, инфраструктура үсеше – төзүче, архитекторларның тырыш хезмәте белән бәйле.

Бу җәһәттән республикабызда, шул исәптән безнең районда да, зур эшләр башкарыла. Шәхси, гомуми торак йортлар, социаль һәм промышленность объектларын төзү һәм төзекләндерү буенча Тукай районы республикабызда алдынгылар сафында.

Кешелекне төзүче һөнәреннән башка күз алдына да китереп булмый. Тау куышында яшәүдән алып бүгенге көнгәчә үтелгән кешелек үсешенең төрле этапларында төзүче һөнәре алгарышның алгы сызыгында. Төзелеш конструкцияләре, төзү материаллары заманга, кешеләрнең югары таләпләренә карап көннән-көн алга таба үсә, яңара.       

Районыбызда эре инвестицион проектлар тормышка ашырыла. Төзелеш һәм төзекләндерү – ремонт эшләренең динамикалы үсүе төзүчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Бу, үз чиратында: шәхси торак йортлар, мәктәпләр, дәваханә һәм ФАПлар төзү; мөһим социаль объектларны ремонтлау; ял парклары ясау, булганнарын төзекләндерү; яңартылган – тулысынча төзекләндерелгән ишегаллары; башка мөһим социаль объектларны үз эченә ала.

Төзүчеләр халыкның тормыш-яшәешен яхшыртуны күздә тоткан мөһим проектларны үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкару өчен зур тырышлык куялар. «Безнең ишегалды» дәүләт программасы буенча Бәтке, Теләнче-Тамак, Түбән Суык-Су, Иске Дөреш, Иштирәк авылларында ишегаллары заманча төс алды.  

Төзүче – катлаулы, җаваплы һәм абруйлы һөнәр. Яшәешебез, сәламәтлегебез – төзүчеләрнең эше белән тыгыз бәйләнгән. Төзүче – җәмгыятьнең, цивилизациянең тоткасы дип әйтү хаклыкка туры килә. Шуңа да, җәмгыятебез алга таба үссен, халык сәламәт булсын өчен  район җирлегендә төзелеш һәм ремонт эшләре планлы оештырыла һәм динамикалы бара. Мисал өчен, «Сәламәтлекне саклау» дәүләт программасы буенча Яңа поселогындагы ФАПта капитал ремонт эшләре башкарылды, Калмашта яңа ФАП төзелеп файдалануга тапшырылды. Быел тагын авылларда дүрт ФАП ачылу күздә тотыла.

Балалар яхшы белем һәм тәрбия алсын өчен җирлегебездә тиешле шартлар тудырыла. Круглое Поле поселогы мәктәбендә капиталь ремонт ясалып өр-яңа сулыш алды.

Республика программасы буенча Калмаш гомумбелем бирү мәктәбендә заманча ашханә төзелде. «Заманча мәктәп» федераль проекты һәм «Белем бирү» милли проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» дәүләт программасы буенча мәктәп заман таләпләренә җавап бирерлек уку әсбаплары, техник чаралар белән җиһазландырылды, химия, биология, физика кабинетлары яңартылды.

Бүгенгесе көндә Кече Шилнә гомумбелем бирү мәктәбе территориясендә капиталь ремонт эшләре тәмамлану алдында тора.  Шушы ук авыл җирлегендә – үзәктә, бик күркәм административ бина төзелеп файдалануга тапшыруга әзер.

Халыкның көнкүрешен яхшырту максатыннан Күперле авылында кибет бинасы төзелеп файдалануга тулысынча әзер.

«Төзүчеләр көне»н билгеләп үткән бәйрәмдә җирлегебездә ирешелгән уңышлар, киләчәккә планнар турында сөйләнде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев абруйлы һөнәр ияләрен тәбрикләде һәм аларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Төзүче һөнәренең мөһимлегенә тукталып болай диде: «Бүгенгесе көндә ирешелгән уңышлар нигезендә хезмәт ветераннарының фидакарьлеген әйтү урынлы булыр. Район җирлегендә яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, Тукай районын югары дәрәҗәгә күтәрү өчен кулыгыздан килгәннең барысын да эшләвегез сәбәпле зур хөрмәт казандыгыз. Яңа буыннар сезне хөрмәт белән искә алырлар. Шунысы сөенечле – сезнең эшне дәвам итүчеләр бар.

Төзелеш тармагында уңышка ирешүчеләр шушы залда утыра. Фидакарьлек үрнәге күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәт.

Фатирлы яки шәхси йортлы булу – һәр кешенең зур хыялы. Төзүче – кешеләрне йортлы, фатирлы итүче. Кышкы салкында, җәйге челләдә, коеп яуган яңгырлар астында да сезнең эш тукталып тормый. Хезмәтегезнең җимешләре булып яңа биналар, социаль объектлар калка. Сәламәт булыгыз, сайлаган һөнәрегезгә тугры калыгыз. Четерекле, авыр эштә булгалый торган хәвеф-хәтәрләр сезне читләтеп үтсен. Тормышта һәм эшегездә уңышлар юлдаш булсын», – диде. Аннары төзелеш тармагында югары уңышларга ирешүче хезмәт ияләренә хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Габделнур Газыймов – «Тукай Водоканал» ҖЧҖе директорының җитештерү буенча урынбасары;
  • Венера Сәйфуллина – «Тукай Водоканал» ҖЧҖе әйдәп баручы бухгалтеры.

 

Тукай районы Башкарма комитетының  «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнделәр:  

- Равил Гатауллин  – «Челныгаз» эксплуатацияҗитештерү предприятиесе идарә башлыгы урынбасары;

-Айзат Муллагалиев – «Сетевая компания» ААҖнең Яр Чаллы электрлар челтәре баш инженеры урынбасары;

-Азамат Әхмәдиев  – «Таттелеком» гавами акционерлык җәмгыяте Яр Чаллы электр элемтәсенең зона төене элемтә линияләрен эксплуатацияләү һәм үстерү үзәге начальнигы; 

- Миләүшә Муллашова – «Надежда» күпфатирлы йортлар идарә итүче компаниясе ҖЧҖе директоры;

- Камиль Юнусов –  МУП «Коммунальные сети» водоканализация хуҗалыгы мастеры;

- Рафил Нуриев – «Тукай-Тепло Газ» ҖЧҖе газ белән эретеп ябыштыручысы;

- Максим Попов – «Татавтодор» АҖ Түбән Кама филиалының юл ремонт-төзелеш идарәсенең «Челнинский» төзү-монтаж эшләре мастеры;

- Илнар Гизатулин – «Мелиоводстрой» Яр Чаллы ҖЧҖе директор урынбасары;

- Раушан Тимергалин – перевозчик;

- Урал Ильясов – «Диалог» ҖЧҖе директоры;

Артур Гыйләҗев – «Волга-Автодор» («Альфа» ҖЧҖе) эш җитештерүче.

Төзелеш тармагы ветераннары: Флера Хафизова, Валентина Игнатьевага чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев