Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Районның иң яхшы укчыларын ачыкладылар

Яңа поселогында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ату спорты буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узды.

Яңа  поселогында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ату спорты буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән, оешмаларыннан һәм авыл җирлекләреннән 239 спортчы, шулай ук махсус хәрби операцияда катнашучылар һәм аларның якыннары катнашты. Ату нормативы ГТО исәбенә кертелгән.

Ярыш йомгаклары:

Укучылар арасында Иске Абдул мәктәбеннән Наилә Гатиуллина һәм Сәмәкәй мәктәбеннән Денис Галиәкбәров җиңү яулады.

Авыл җирлекләре вәкилләре арасында беренче урыннарны Иске Абдул авыл җирлегеннән Ралия Насыйрова һәм Айнур Габидуллин алды.

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре арасында «Коммуналь челтәрләр – Татарстан» ҖЧҖеннән Альбина Исхакова һәм Александр Мамаев иң яхшылары дип танылды.

 

Команда зачеты буенча йомгаклар:

Мәктәпләр арасында:

1 урын – Яңа поселогы мәктәбе

 2 урын – Сәмәкәй мәктәбе

 3 урын – Иске Абдул мәктәбе

Авыл җирлекләре арасында:

  1 урын – Иске Абдул авыл җирлеге командасы

  2 урын – Сәмәкәй авыл җирлеге

  3 урын – Шилнәбаш авыл җирлеге командасы.

Предприятиеләр һәм оешмалар арасында:

  1 урын – «Коммуналь челтәрләр-Татарстан " ҖЧҖ

  2 урын – «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ

  3 урын – «Чаллы – Бройлер» ҖЧҖ.

Спортчыларны лаеклы нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм алга таба да ярышларда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев