Райондашыбыз җиңүче булды
Яңалыклар

Райондашыбыз җиңүче булды

Ләйсән Мөхәммәдиева бик катлаулы дистанциядә — 200 метрга баттерфляй белән бронза медаленә лаек булды.

2 апрельдән 5 апрельгә кадәр Әлмәттә йөзү буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды.

Безнең районнан Ләйсән Мөхәммәдиева бик катлаулы дистанциядә — 200 метрга баттерфляй белән бронза медаленә лаек булды.  

Бу медаль генә түгел, ә тырыш күнегүләр, рух көче һәм осталык нәтиҗәсе! Без Ләйсән һәм аның тренеры белән горурланабыз! 


Нет комментариев