Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Районда хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен билгеләп үттеләр

14 октябрь көнне Яңа поселогы мәдәният йортына көзге чакырылышка әзерләнүче дистәләгән егет традицион бәйрәмгә – хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә җыелды.

Сәхнәдән Әмирнең әнисе Рәисә Әһлиуллинаның чыгышы яңгырады – улы диплом яклаганнан соң ук Псков өлкәсенә десант гаскәрләренә хезмәт итәргә киткән. «Егетләр, Ватанның лаеклы сак лаучылары булуыгызны телим», – диде Рәисә Мансуровна.

Балаларга котлау сүзләре белән сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр мөрәҗәгать итте. Аларның сүзләре – формальлек кенә түгел, ә бәяләп бетергесез тәҗрибә. Алгы сызыкта булган хәрбиләр исеменнән егетләргә Алексей Пипкин мөрәҗәгать итте.

Район хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Бари Минһаҗев та хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә: «Ватанга хезмәт итү – һәр иратның изге бурычы. Ватаныбыз сагында булу – зур хөрмәт кенә түгел, зур җаваплылык та, шуңа күрә бүгенге өлкән иптәшләрегез биргән киңәшләрне, хәерфатихаларны игътибарга алыгыз».

Яшь армиячеләр булачак солдатларга район исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Концерт программасын Мария Маратаева, Гөлнара Садыйкова, Анжелика Пономарева һәм «Родные напевы» вокаль коллективы бүләк итте.

Чара Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев