Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район спортчылары яңа җиңүләр яулый

Казан шәһәренең «Мәскәү» спорт комплексында «Шотокан» Каратэ федерациясенең «Сәламәт яшьләр – сәламәт милләт» исемле ачык турниры үтте. Ярышларда Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Тукай, Буа, Яшел Үзән районнарыннан, Киров өлкәсеннән 6 яшьтән 15 яшкәчә 200 спортчы катнашты.

Тукай районыннан җәмгысы 17 спортчы катнашты. Сосновый Бор поселогыннан Даян Яруллин 6-7 яшьлек, 25 килограммга кадәрле көрәшчеләр арасында 1 урынны, шул ук поселоктан Рәмзил Йосыпов 6-7 яшьлек, 20 килограммга кадәрле авырлыкта булган көрәшчеләр арасында 2 урынны яулады. Районыбызның башка яшь спортчылары да үз яшьләрендә һәм авырлыкларында бары тик призлы урыннарны гына алдылар, дип хәбәр итте көрәш федерациясе рәисе Владимир Заикин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев