Район пенсионерлары Казанда «Буыннар бәйләнеше» ИТ-чемпионатында катнаша
Кнәз авылыннан Валентина Якушева һәм Түбән Суыксудан Дилшат Фәйзуллин Казанда «Хикмәт» — «Буыннар бәйләнеше» республика компьютер чемпионаты финалында катнаша. Алар Тукай районы намусын яклый.
Финал ярышларында Татарстанның барлык 45 районыннан җыелган командалар көч сынаша.
Катнашучылар смартфоннарда эшләргә, Дәүләт хезмәтләре порталыннан куркынычсыз файдаланырга, Яндекс сервисларында ориентлашырга һәм кибер-мошенниклардан саклану күнекмәләрен күрсәтергә тиеш.
Әлеге этапта җиңүчеләр июнь ахырында узачак Бөтенроссия компьютер чемпионатында Татарстан данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев