Район чемпионнары билгеләнде!
Яңалыклар

Район чемпионнары билгеләнде!

Түбән Суык-Су авылында бадминтон буенча район беренчелеге узды.

Түбән Суык-Су авылында «Алга» спорт залы базасында укучылар арасында бадминтон буенча район беренчелеге узды. Иң көчлеләр исеме өчен районның 12 мәгариф учреждениесеннән 91 укучы көрәште.

Турнирның җиңүчеләре булды:
Алтын һәм күчмә Кубок – Биклән мәктәбе командасында.
Көмеш – Мәләкәс мәктәбе спортчыларында.
Бронза – Күзкәй мәктәбе җыелма командасы.
Барлык призерлар да мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев