Путин ике татарстанлыны дәүләт бүләкләре белән бүләкләде
Тиешле Указ рәсми хокукый актлар порталында басылып чыкты.
РФ Президенты Владимир Путин Татарстан эшлеклеләрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләде. Тиешле указ рәсми хокукый актлар порталында басылып чыкты.
«Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, ә «Тимер юлларны үстергән өчен» медален Куйбышев тимер юлының административ-хуҗалык үзәгенең әйдәп баручы инженеры Ринат Яруллин алды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогинга шул ук указ белән РФ Хезмәт Герое исеме бирелде.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев