Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Прокуратура таләбе буенча Бөгелмә драма театры директорын ышанычны югалту сәбәпле эштән чыгарганнар

Эльвира Сибгатуллина Челикка җинаять эше кузгатканнар.

Баталов исемендәге Бөгелмә драма театры директоры Эльвира Сибгатуллина Челик ышанычын югалту сәбәпле эштән чыгарылды. Эльвира Сибгатуллина Челикка карата РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлеше буенча («хезмәт урыныннан файдаланып кылынган мошенниклык») җинаять эше кузгатканнар. Әңгәмәдәшләр мәгълүматы буенча, аңа 700 мең сумнан артык күләмдә законсыз премияләр түләүдә гаеплиләр. Җинаять эшендә ике эпизод. Якшәмбе көнне Бөгелмә шәһәр суды Сибгатуллинга Челикны СИЗОга җибәргән.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, директор театрга үз әнисен эшкә алып, коррупциягә каршы тору турындагы законны бозган. Ул аңа башка хезмәткәрләр белән чагыштырганда арттырылган күләмдә бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләгән.

Прокуратура таләбе буенча театр директорын «по утрате доверия» дип эштән чыгарганнар. 

Чыганак: Реальное время.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев