Яңалыклар

Президентның яңартылган сайты эшли башлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңартылган рәсми сайты эшли башлады. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: http://president.tatarstan.ru/ Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин сүзләренә караганда, яңа портал мобиль җайланмалар өчен яраклаштырылган. Заманча дизайн нәтиҗәсендә, түбәндәге бүлекләр бар: яңалыклар, көнүзәк вакыйгалар, фото - һәм видеорепортажлар, шулай ук республика лидерының Instagram битендәге фотолары да...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңартылган рәсми сайты эшли башлады. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: http://president.tatarstan.ru/

Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин сүзләренә караганда, яңа портал мобиль җайланмалар өчен яраклаштырылган.

Заманча дизайн нәтиҗәсендә, түбәндәге бүлекләр бар: яңалыклар, көнүзәк вакыйгалар, фото - һәм видеорепортажлар, шулай ук республика лидерының Instagram битендәге фотолары да урын алды. Шулай ук Президентка үз соравыңны бирү мөмкинлеге дә бар.


Нет комментариев