Яңалыклар

Президент белән очрашуга баралар

7 май көнне башкалабыз Казан шәһәрендә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты катнашында бәйрәм чарасы узачак. Бу тантанага республикабызның шәһәр, районнарыннан ветераннар җыела. Зур горурлык белән хәбәр итәбез: бу чарада танылган, үткен каләмле журналист, остазыбыз, күп төрле шәрәфле исемнәргә ия тыл ветераны Хәмит Мөхәммәтшин дә катнаша. Ул Чаллы шәһәреннән...

7 май көнне башкалабыз Казан шәһәрендә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты катнашында бәйрәм чарасы узачак. Бу тантанага республикабызның шәһәр, районнарыннан ветераннар җыела. Зур горурлык белән хәбәр итәбез: бу чарада танылган, үткен каләмле журналист, остазыбыз, күп төрле шәрәфле исемнәргә ия тыл ветераны Хәмит Мөхәммәтшин дә катнаша. Ул Чаллы шәһәреннән чакырулы. Районыбыздан Президент белән очрашуга тыл ветераннары Иске Дөрештән Вил Зәкиев, Бикләннән Миннегаян Юнысова, Күзкәйдәй Әгъзәм Сазхиев, Колыштан Разия Закирова барачак.

Нет комментариев