«Полиция Кыш бабае» район буйлап күчтәнәчләр өләште
Район Эчке эшләр бүлегенең «Полиция Кыш бабае» 23 декабрь көнне райондашларны Яңа ел белән котларга юлга чыкты. Хәйрия акциясенә бүлекнең барлык хезмәткәрләре һәм ветераннар советы кушылды. «Полиция Кыш бабае» «Татарстан» совхозы, Комсомолец, Круглое Поле поселокларында, Бәтке, Новотроицкое, Борды, Калмия, Останково авылларында азкеремле гаиләләрдә, Теләнче Тамакның интернат-мәктәбендә булды, тармак ветераннарын бәйрәм...
Чара тикшерү бүлеге ветераны, отставкадагы юстиция подполковнигы Сәлимхан Шаһидуллин белән очрашудан башланды. Ветеран бүген җәмәгате белән Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә яши. Кыш бабай (балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы, полиция капитаны Йолдыз Хәбибуллин), Кар кызы (балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы, полиция майоры Эльмира Нурхәмитова), ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Резедә Халикова, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Әмин Кәримов, ветеран, отставкадагы милиция майоры Альберт Вахитов район Эчке Эшләр бүлегенең барлык хезмәткәрләре һәм ветераннар советы исеменнән Сәлимхан агага открытка һәм күчтәнәчләр тутырылган пакет тапшырдылар. Ул үз чиратыннан ветераннарны бәйрәм саен шулай игътибар үзәгендә тотканнары Эчке эшләр бүлегенә рәхмәтен белдерде.
Ветеранны тәбрикләгәннән соң полиция машинасы Теләнче Тамак авыл җирлегенә таба кузгалды. Кыш бабай һәм Кар кызы бу җирлектә беренче булып Останково авылында яшәүче күп балалы Кудряшовлар гаиләсенә кагылды. Светлана Николаевна - алты бала әнисе. Сабыйларның дүртесе әле балигъ булмаган яшьтә. Шулардан икесе Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә тәрбияләнә. Ә Ярослав белән Дарья әлегә мәктәпкә йөрми. Кыш бабай күчтәнәчләрне аларның кулына тоттырды.
Теләнче Тамакның интернат-мәктәбендә укучылар өчен инде «Полиция Кыш бабае» көтеп алынган чарага әйләнеп бара. Хокук сакчылары һәр елны шулай балаларны сөендерәләр. Гармуннар уйнап, бүләкләр тутырылган зур капчыкларын күтәреп килеп кергән кунакларны балалар бу юлы да яхшы кәеф белән каршы алдылар. Быел хәйрия акциясенә район Эчке эшләр бүлегенең оператив юнәлеш буенча өлкән инспекторы Рөстәм Латыйпов гаиләсе белән кушылган. Теләнче Тамакка алар хатыны Валерия белән килгәннәр иде. Валерия Яр Чаллыда кәрәзле телефоннар сату салонында эшли. Салонның Тукай районында интернат-мәктәп барлыгын һәм анда «Полиция Кыш бабае» барасын белгән хезмәткәрләре дә балаларга Яңа ел күчтәнәчләре, уенчыклар алуда үзләреннән өлеш керткәннәр. «Мин бу мәктәптә беренче тапкыр гына түгел. Бу юлы тормыш иптәшем дә минем белән килергә теләде. Сабыйларны сөендерә алуыбызга без бик шат. Мондый күркәм традиция югалмасын, мохтаҗларга, аерата балаларга ярдәм итүче игелекле затлар күбрәк булсын иде», - ди гаилә башы Рөстәм.
Интернат-мәктәптә бүген 72 бала белем һәм тәрбия ала. Полиция Кыш бабае килгән көн - алар өчен икенче чирекнең соңгы көне иде. Аннары балалар ике атнага гаиләләренә таралышачаклар. Бәйрәм чарасы балаларның чыгышларыннан башланды. Зал түрендә куелган чыршы янында алар җырладылар да, Яңа ел турында шигырьләр дә сөйләделәр. Аннары һәрберсе Кыш бабай янына басып, үз талантын күрсәтте. Кар кызы аларга тәмле күчтәнәчләр бирде. Гомумән, интернатта тәрбияләнүчеләрнең берсе дә ул көнне бүләксез калмады - тәмле-баллы ризыклар тутырылган пакетларга ия булды. Мәктәпкә исә төрле уенчыклар тапшырылды. Алар янына Латыйповлар гаиләсе алып килгән күпләгән төр уенчыклар өстәлде.
Шигырь-җырларны тыңлаганнан соң полиция хезмәткәрләре балаларга Яңа ел теләкләре белән бергә каникулларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә кагылышлы киңәшләрен дә җиткерделәр. Һәрберсенә сәламәтлек теләделәр, ялларның хәвеф-хәтәрләрсез генә үтүен, ике атнадан барысының да күтәренке кәеф, матур тәэсирләр белән мәктәпкә әйләнеп кайтуларын теләделәр.
«Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе алга таба азкеремле гаиләләрдә дәвам итте. Хезмәткәрләр барысы 43 бала тәрбияләнүче 19 гаиләдә булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев