Полина булдыра
Яңалыклар

Полина булдыра

Призлы урыннар өчен көрәшергә дип 18 илдән 390 иң көчле спортчы килде.

Ташкент шәһәрендә 15-17, 12-14 һәм 10-11 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Азия чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Безнең җыелма командада Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 60 спортчы көч сынашты. Алар арасында якташыбыз, Олы Шилнә авылыннан Полина Казакова да бар иде. Полинаның тренеры – Владимир Казаков. Ярыш йомгаклары буенча Россия Федерациясе спорт җыелма командасы беренче гомумкоманда урынын яулый алды. Полинаның җиңүләренә тагын ике алтын һәм өч көмеш медаль өстәлде. Аны чын күңелдән әлеге уңышы белән тәбрик итәбез!


Нет комментариев