Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Петербург фаҗигасе Тукай районында да саклык чараларын көчәйтергә чакыра

Сишәмбе көнне көндез Санкт-Петербургның метро станциясендә шартлау булган иде. Фаҗигадә 14 кешенең гомере өзелде. 55 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән шәһәр больницаларына эләкте. Тикшерү комитеты бу фаҗигане теракт дип белдерде. Шартлау вакытында метрода безнең якташыбыз - Яр Чаллы кызы, 21 яшьлек Анна Стужина да булган. Ул яну җәрәхәтләре алган,...

Сишәмбе көнне көндез Санкт-Петербургның метро станциясендә шартлау булган иде. Фаҗигадә 14 кешенең гомере өзелде. 55 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән шәһәр больницаларына эләкте. Тикшерү комитеты бу фаҗигане теракт дип белдерде.

Шартлау вакытында метрода безнең якташыбыз - Яр Чаллы кызы, 21 яшьлек Анна Стужина да булган. Ул яну җәрәхәтләре алган, хәзерге вакытта больницада, дип белдерә Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.

Фаҗигадән соң оператив хезмәтләр халык күпләп йөри торган урыннарны махсус контрольгә алды. Бу җәһәттән район хакимиятендә дә террорга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы җыелды. Полиция, прокуратура, тикшерү комитеты, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләренә көчәйтелгән режимда эшләргә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев