Пенсия алучылар саны ел саен уртача 210 кешегә арта
Хакимиятнең утырышлар залында «Пенсия фонды идарәсенең Тукай районы буенча 2016 ел эшчәнлегенә йомгак һәм 2017 елга төп бурычлар» темасына киңәшмә узды. Анда Пенсия фонды Яр Чаллы идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев катнашты. Киңәшмәдә Пенсия фонды идәрәсенең Тукай районы бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев чыгыш ясады.
- Ел дәвамында Пенсия фондының район бүлеге бюджетына 1 млрд 201 млн сум акча керде, 2015 елда бу күрсәткеч - 1 млрд 116 млн сум иде. Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды бюджетына 277 млн 201 мең сум керде (2015 елда - 247 млн 352 мең сум), - дип аңлатты Раил Расыйх улы.
2016 елда Пенсия фонды барлык төр пенсияләрне берөзлексез түләүне тәэмин итте. Шулай итеп, 2016 елда 1 млрд 595 млн 551 мең сум күләмендә пенсия түләнде. 2015 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 65 млн сумга артты.
2016 елда уртача пенсия күләме 11 мең 289 сум булды (2016 ел башында әлеге сан 10 мең 949 сум иде). Яшь буенча пенсия - 11 мең 889 сум. Ел башы белән чагыштырганда 323 сумга күбрәк. Бүгенге көндә районда пенсия алучылар саны - 11 мең 118 кеше, яшь буенча пенсия алучылар саны - 9 мең 365 кеше. Пенсия алучыларның саны ел саен уртача 210 кешегә артып бара.
Ветеран буларак пенсия һәм пособие алучыларга килгәндә, районда аларның саны - 714 кеше. Шул исәптән, 29 кеше Бөек Ватан сугышы ветераны, 526сы - тыл ветераны, 158е - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары һәм 1 - нацист концлагеры тоткыны.
2017 елда пенсия һәм даими социаль түләүләрдән кала 11 мең тукайлы пенсионерга 5 мең күләмендә акча түләнде. Моның өчен 55 млн сум акча тотылды.
Социаль түләүләр бүлеге өстәмә ярдәм турында Федераль законны гамәлгә ашыруын дәвам итә. 2016 ел агымында ана капиталына дәүләт сертификаты алуга 256 гариза керде һәм ана капиталы акчасын тоту өчен 219 тукайлы үз теләген белдерде. Ана капиталыннан алып була торган 25 мең сумны 128 тукайлы алды, әлеге түләүләрнең күләме 3 млн 200 мең сумга тулды.
Районда 3539 иминиятләштерүче теркәлгән. Шуларның 2138е - эшкә алучы иминиятләштерүче һәм 1401 шәхси эшмәкәр.
Пенсия фонды идарәсе дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә тәкъдим итүен дәвам итә. Бүгенге көндә дәүләт хезмәтләренең 80 процентын электрон юл аша башкарып була. 2016 ел дәвамында электрон сервис аша Пенсия фондына 811 гариза керде. Гомумән, бу гаризалар пенсия билгеләү, ана капиталы акчасын тоту, ана капиталы сертификатын алу белән бәйле. 2017 елда Пенсия фонды электрон сервислар, шәхси кабинет турында гражданнарга мәгълүмат җиткерү эшен дәвам итәчәк.
2015 елда Пенсия фондының күчмә мобиль хезмәте эшли башлады. Район халкы үз авылларыннан чыкмыйча, пенсия белән бәйле сорауларны әлеге күчмә мобиль хезмәткәрләргә бирә алдылар. Авыл җирлеге башлыклары белән сөйләшенгән график буенча 2016 елда пенсия фонды хезмәткәрләре 23 авылга чыкты, 200дән артык тукайлыга пенсия белән бәйле аңлатулар үткәрелде.
2010 елда Пенсия фонды бүлегендә элемтә үзәге эшли башлады. Әлеге үзәк тәүлек әйләнәсендә тиешле график буенча бер тапкыр бирелә торган акча һәм пенсия билгеләү өчен кирәкле документлар, ана капиталы сертификатын рәсмиләштерү белән бәйле мәгълүмат бирә. Элемтә үзәгенең телефон номеры - 074 яки 30-42-42. Шулай ук сорау белән 8-960-088-30-74 номерына кыска хәбәр җибәрергә була. Электрон почта - 383047@mail.ru.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды, «Россия пенсионерлары союзы» региональ иҗтимагый оешмасы булышлыгы һәм район мәгариф идарәсе белән берлектә 2008 елдан «Өлкән буын университеты» дип исемләнгән социаль проект гамәлгә ашырыла. Бу проект эшли башлаганнан бирле 300дән артык тукайлы «Компьютер белеменең нигезләре» программасы буенча уку узды.
Киңәшмә ахырында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев Раил Тимербаевның эшен, ә Пенсия фонды Яр Чаллы идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов Пенсия фонды идәрәсенең Тукай районы бүлеге эшчәнлеген уңай бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев