Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Парк төзекләндерелә

Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин «Шилнә» паркында булып подряд оешмасы, ГИСУ вәкилләре белән күреште.

Очрашу барышында алар җитәкче белән паркны төзекләндерү һәм аны үстерү проектын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Башкарма комитет җитәкчесе эшләрнең барышы белән танышып, эшләрнең график буенча баруына канәгать булуын белдерде. «Шилнә» паркы район халкының популяр ял итү урыннарының берсе һәм аны төзекләндерү башкарма комитет эшенең мөһим юнәлеше булып тора. Айрат Хәбибуллин ассызыклаганча, паркны төзекләндерү алга таба да дәвам итәчәк. Беренче этапта брусчатка салу, яктырту элементлары, эскәмияләр, урналар, балалар мәйданчыгын урнаштыру, газон чәчү һәм яшелләндерү эшләре башкарылды. Икенче этапта спорт мәйданчыгы, тротуарлар, ял итү һәм сәүдә зонасын, спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазлар урнаштыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев