Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Озак еллар Тукай районы ветеринария өлкәсендә хезмәт иткән Әнсәр Әбделмәнов вафат булды

Бүген иртән редакциябезгә кайгылы хәбәр килеп иреште. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бик озак еллар район ветеринария берләшмәсен җитәкләгән, хезмәт юлын Тукай районы авыл хуҗалыгы өлкәсе үсешенә багышлаган хөрмәтле кеше Әнсәр Әхәт улы Әбделмәнов вафат булган. Әле апрель аенда гына Әнсәр Әхәтович ветеринария берләшмәсеннән киткән иде, шул уңайдан аңа...

Бүген иртән редакциябезгә кайгылы хәбәр килеп иреште. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бик озак еллар район ветеринария берләшмәсен җитәкләгән, хезмәт юлын Тукай районы авыл хуҗалыгы өлкәсе үсешенә багышлаган хөрмәтле кеше Әнсәр Әхәт улы Әбделмәнов вафат булган. Әле апрель аенда гына Әнсәр Әхәтович ветеринария берләшмәсеннән киткән иде, шул уңайдан аңа район башлыгы Васил Хаҗиев, бик күп еллар Тукай районы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге фидәкарь хезмәте өчен чиксез рәхмәтен белдергән иде. Ә бүген инде соңгы юлга озатабыз...

Әнсәр Әбделмәнов чыннан да үз эшенең остасы булды. Коллективы, райондашлары аны бик хөрмәт итә иде. Гаиләсе, туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел булсын, якты истәлегеңне күңелләребездә сакларбыз, Әнсәр Әхәтович...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев