Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Орлык җитәрлек

Тукай районында урнашкан “Агрокөч” орлык заводы 2022 елда куллану өчен 31 мең тонна орлык әзерләгән.

2021 елда агрохолдинг кырларында орлык заводы җитештергән 28 мең тонна орлык чәчелгән, тагын 2 мең тонна орлык сатылган. Агымдагы елда холдинг заводта орлык җитештерүне һәм  җибәрүне бары тик үз ихтыяҗлары өчен генә планлаштыра. Заводтан барлыгы 31010 тонна орлык җибәреләчәк. Холдинг эчендә сату  өчен  9026 тонна арпа, 5663 тонна сабан бодае, 11785 тонна көзге бодай, 1031 тонна борчак, 92 тонна рапс, 300 тонна горчица, 41 тонна люцерна тотылачак.  Тагын 3071 тонна яңадан чәчү өчен иминият фондына кертеләчәк.
 Агрокөчнең орлык заводы - Идел буенда иң эре орлык заводы, ул авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортлардагы оригиналь һәм элиталы орлыкларын җитештерә. Предприятие Россиянең эре фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итә, аның үзенең сорт сынау кырлары бар, аларда 100дән артык перспективалы сортлар  сынала. Орлык заводы “завод – кыр” принцибы буенча эшли. Орлыкларның һәр партиясе Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге  тарафыннан сертификацияләнә, ә аннан соң турыдан-туры холдинг агрофирмалары кырларына  чәчү өчен әзер булып керә. Шулай итеп, арадашчылар чылбыры бетерелә, бу логистикага чыгымнарны шактый киметергә ярдәм  итә.
       2020 елда үткәрелгән реконструкциядән соң заводның орлык җитештерү куәте тәүлеккә  700 тоннага кадәр арткан.  Моңа ирешүга шулай  ук  егәрлеге  15 т/сәгать булган яңа фотосепаратор урнаштыру да  ярдәм  итә,  ул орлык югалтуны 25%тан 5%ка кадәр киметергә мөмкинлек биргән. Программа белән тәэмин итү орлыкларны зурлыгы, төсе һәм орлык өслегендәге яктылык  чагылышы  буенча  сайларга  мөмкинлек бирә. Төрле  камералар белән   бергә фотосепаратор  калдыкларга  яки орлыкларга аеруы  кыен булган орлыкларны  максималь дәрәҗәдә төгәл  аерырга ярдәм  итә.   Берничә этапны узганнан соң, материалның чисталыгы 99,99% тәшкил итә һәм ГОСТка туры килә.  Моннан тыш, 2021 елда югары репродукцияле һәм вак орлыклы культуралар орлыкларын җитештерү линиясе модернизацияләнгән, линиянең куәте сәгатькә 10 тонна орлык җитештерерлек.

/фото редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев