Яңалыклар

Өмәләр башланды

1 апрельдән игълан ителгән санитар икеайлык кысаларында район территориясендә чистарту һәм төзекләндерү эшләре башланды.

Авыл җирлекләрендә урамнарны, һәйкәл тирәләрен, мәдәният йортлары, мәктәп, балалар бакчасы яннарын чүп-чардан арындыра башладылар. Бюджет хезмәткәрләре, предприятиеләрдә эшләүчеләр әкренләп үз территорияләрен җыештырырга чыктылар. Ә киләсе атнаның шимбәсендә – 24 апрель көнне бөтен районда бердәм өмә көне билгеләнде.
1-3 май көннәрендә район башлыгы Фаил Камаев барлык авылларда зират өмәләре үткәрергә чакырды. Өмәләргә барлык тукайлыларны, читтә яшәүче райондашларны көтәләр.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев