Тукайлылар мөселман корылтаенда
Мәркәзебез Казанда Диния Нәзарәтенең VIII Корылтае узды. Безнең районнан 48 имам делегат булып, район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров кунак булып корылтайда катнашты. Делегатлар һәм кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов сәламләде һәм мөфтияткә халыкка дини белем бирүдә, Ислам дине буенча китаплар чыгаруда зур тырышлык куюлары өчен рәхмәт белдерде.