Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Диспансерлаштыру чирне вакытында таба

Диспансерлаштыру гражданинның сәламәтлеге торышын бәяләүгә, планлы рәвештә медицина тикшеренүе үтә торган кешенең сәламәтлек төркемен ачыклауга һәм аның торышын күзәтүгә юнәлдерелгән. Тукай үзәк больницасында диспансерлаштыру эше ничек куелган? Диспансеризация үтү нәтиҗәлеме? Шушы һәм башка сораулар белән район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗановка мөрәҗәгать иттек.

– Галим Габбасович, һәр кеше диспансеризация үтәргә тиешме? 
– Диспансерлаштыру гомуми тикшерү булып тора һәм планлы рәвештә тикшерү барлык төркемдәге халыкны колачлый. Теләге булган һәркем елга бер мәртәбә диспансерлаштыру үтә ала. Һәрбер яшь өчен аерым төр тикшерү билгеләнгән. Планлы рәвештә медицина тикшеренүе үтү – ирекле характерда. Диспансерлаштыру бушлай үткәрелә.

– Безнең районда быел күпме кеше планлы тикшеренү узды?
– Ел дәвамында барлыгы 8872 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш. Агымдагы елның беренче кварталына 2002 олы кеше планлы рәвештә медицина тикшеренүе узды һәм 1930 пациентта теге яки бу патология табылды, ягъни чирләре ачыкланды. 1025 кешедә йөрәк-кан тамырлары авыруы, 372 кешедә эндокрин система һәм матдәләр алмашы бозылу, 147 кешедә шикәр диабеты, 121 кешедә симерү, 92 кешедә липидлар алмашы бозылу, 82 кешедә тын юллары авыруы, 61 кешедә ашкайнату системасы бозылу, 30 кешедә сидек юллары авыруы һәм бер хатын-кызда күкрәк бизе яман шеше ачыкланды. 

– Балалар диспансерлаштырыламы?
– Зурлар белән параллель рәвештә 0дән 17 яшькәчә балалар да планлы тикшеренү узалар. 2021 елда район җирлегендәге 7741 бала медицина тикшеренүе үтәргә тиеш. Әлегә 1510 бала диспансерлаштырылды һәм, ни кызганыч, 868 балада теге яки бу чир табылды. 196 балада эндокрин система авырулары, 2 балада шикәр диабеты, 69 балада симерү, 92 баланың тиешенчә тукланмавы ачыкланды. Матдәләр алмашы бозылу 33 балада, күз авырулары – 238, сөяк-мускул системасында төрле патологияләр – 127, сидек юллары авыруы – 27, нерв системасы авырулары 120 балада табылды. Гаиләләрдә тәрбияләнүче 14 ятим баланың 12сендә авырулар булуы ачыкланды. Ел ахырына кадәр 89 ятим баланы диспансерлаштыру күздә тотыла. 

– Мин сәламәт, бер җирем дә авыртмый дип тикшеренү үтмәүчеләргә нинди киңәшләр бирерсез?
– Диспансерлаштыру профилактик характерда, ягъни аны шартлы рәвештә сәламәт кешеләр уза, алар сәламәт-лекләреннән зарланмаска да мөмкиннәр. Диспансеризация үткәрүнең бурычы, ягъни планлы тикшерүнең максаты – пациент үзе сизми торган авыруның яшерен симптомнарын, билгеләрен ачыклау. 

– Маммография үтү тәртибе ничек?
– 40 яшьтән 74 яшькә кадәр булган хатын-кызлар ике елга бер тапкыр маммография үтәргә тиеш. 

– Галим Габбасович, диспансерлаштыру үткән кеше нәрсә белән ота? 
– Тар белгечлек табиблары тарафыннан медицина тикшерүе уздыру – пациентның сәламәтлеге торышын бәяләргә, булган патологияләрне ачыкларга ярдәм итә. Ә бу исә, үз чиратында, чирнең азып китү куркынычын булдырмый калу мөмкинлеген тудыра. Диспансерлаштыру – чирне баштагы стадияләрендә үк белеп алырга һәм дәвалана башларга мөмкинлек тудыра. Кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга бурычлы. Диспансерлаштыру – һәр кешегә дә үз сәламәтлеге торышын белү мөмкинлеген бирә. Бу форсаттан файдаланып калырга кирәк. Районда яшәүче халыкны сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, бушлай уздырыла торган планлы медицина тикшеренүләрен узарга чакырам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев