Өлкәннәргә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр
Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булып китте.
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы Резеда Гыйлметдинова интернатта тәрбияләнүчеләргә урамда йөрү һәм кибеткә бару вакытында куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләре турында искәртте, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кирәклеге турында сөйләде.
«Зинһар, машина юлы буйлап йөрмәгез, бу бик куркыныч. Йөреп кайту өчен иң куркынычсыз урын-пансионат территориясе. Хәзер көз, иртә караңгы төшә, иртә белән томан була, болар барысы да юлда җәяүлеләр күрү мөмкинлеген нык начарлата, ә юеш асфальт тормоз юлын арттыра», — дип аңлатты Резеда Разяповна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев