Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Аралашу, сәламәтлек, илһам: өлкән буын үзәге эшли

Татарстан Республикасы социаль фондының Яр Чаллы шәһәре бүлекчәсе клиентлар хезмәтендә өлкән буын вәкилләре өчен аралашу үзәге ачылды. Үзәк Яр Чаллы проспекты, 47 нче йорт адресы буенча урнашкан.

Биредә өлкән буын вәкилләренең яхшы кәефен, нәтиҗәле аралашуын һәм мәдәни яктан баюын тәэмин итү өчен уңайлы мохит тудырылган. Сәламәтлекне саклауга һәм актив озын гомерне тәэмин итүгә юнәлдерелгән шөгыльләр шәһәрнең һәр кешесе өчен ачык.
Үзәк түбәндәге график буенча эшли: дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр (җомга көнне 16:45кә кадәр).
Үзәктә төрле программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла:
- Өченче буын университетында компьютер белеме, финанс тотрыклылыгы һәм хокук нигезләренә өйрәтү өлкән буынга заманча сервисларны һәм гаджетларны ышанычлы үзләштерергә мөмкинлек бирә.
- Концертлар, иҗади мастер-класслар, күргәзмәләр һәм мәдәни чаралар сәнгать дөньясына ишек ача һәм яңа дуслар табарга ярдәм итә.
- «Сәламәтлек – җиңел адымнар белән» проекты кысаларында скандинавча йөрү клубында дәресләр саф һавада физик активлыкны тәэмин итә һәм
организмны ныгытуга ярдәм итә.
- Ветераннарга, хәрбиләргә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү.

2025 елда 4000 мең кешене колачлаган 120дән артык чара оештырылган.

«Безнең үзәк – буш вакытын актив уздырырга, яхшы физик формада булырга һәм иҗади шөгыльләрдән ямь табарга теләүчеләр өчен җәлеп итү урыны. Кунакларыбыз өчен уңай шартлар тудырдык, аларны актив тормыш рәвешенә илһамландырабыз һәм һәр килүчегә игътибар һәм кайгырту күрсәтергә омтылабыз» - дип ассызыклый клиент хезмәте җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев.
Өлкән буынның уңайлы һәм дустанә аралашу үзәгенә рәхим итегез. Дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән бергә килегез һәм тормышыгызны шатлык һәм позитивлык белән тутырыгыз!
Өстәмә мәгълүмат алу өчен гражданнар + 7 (927) 406-79-77 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев