Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Оксана Лычагина – республика фотоконкурсында җиңүче

Новотроицкое мәктәбеннән Оксана Лычагина һәм Чулпан Шакирова республика күләмендә үткәрелгән «Фотокросс» конкурсында катнашканнар иде. Кызлар мәктәптә Наталья Катушенок җитәкчелегендә эшләп килүче «Фотообъектив» түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Түгәрәккә алар беренче елларын гына йөриләр, ә нәтиҗәләр начар түгел: Оксана Лычагина конкурста икенче урынга лаек булды. Аның «Бергәләп елмаябыз» дип аталган кадрын профессиональ фотографларныкыннан бер...

Новотроицкое мәктәбеннән Оксана Лычагина һәм Чулпан Шакирова республика күләмендә үткәрелгән «Фотокросс» конкурсында катнашканнар иде. Кызлар мәктәптә Наталья Катушенок җитәкчелегендә эшләп килүче «Фотообъектив» түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Түгәрәккә алар беренче елларын гына йөриләр, ә нәтиҗәләр начар түгел: Оксана Лычагина конкурста икенче урынга лаек булды. Аның «Бергәләп елмаябыз» дип аталган кадрын профессиональ фотографларныкыннан бер дә ким түгел дип бәяләде жюри. Бәйгедә аның фотосы 152 эш арасыннан сайлап алынды, дип яза безгә Новотроицкоедан А. Нуретдинова.

«Объектив» түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр ел дәвамында чыннан да сурәткә төшерүнең бик күп серләренә өйрәнделәр, дип белдерә Наталья Катушенок үзе. Фотолар, нигездә, табигатьтә төшерелде. Ә сурәтнең сыйфатына ел фасылы да, һава торышы да нык тәэсир итә. Шуңа күрә җиңүгә лаек бер фотоны әзерләү өчен генә дә айлар үтә. Ел буена фотолар бик күп төшерелде. Кайсылары бик яхшы килеп чыкты, кайсылары юк, ләкин түгәрәккә йөрүчеләр күңелләрен төшермәделәр. Нәкъ менә табигатьтә алынган сурәтләр балаларга ныграк ошады. Аларны зур экраннан карау, хаталарны төзәтү, бер-береңнән өйрәнү мизгелләре үзе генә дә ни тора иде! Түгәрәктә без Россиянең һәм чит илләрнең атаклы фотографларының эшләре белән таныштык, картиналар галереясында булдык, анда танылган рәссам Анатолий Пашин мастер-класс үткәрде. Төрле конкурсларда җиңүчеләребез дә байтак булды. Элина Гарипова, Глеб Сергин, Чулпан Шакирова, Оксана Лычагина республика бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев