Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районындагы "Гиндукуш" музее фронт хатларын барлый.

Фронт хатлары - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кагылышлы вакыйгаларны бүген иң дөрес итеп күрсәтүче, бәя биреп бетергесез документлар. Аларны ул елларда уртак Ватаныбыз булган Советлар Союзын немец-фашист илбасарларыннан саклап каннарын түккән, яу кырларында башларын салган бабайларыбыз, әтиләребез, аларның коралдашлары, командирлары җибәргән. Снарядлар шартлавы, пулялар сызгыруы тынып торган минутларда, салкын...

Фронт хатлары - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кагылышлы вакыйгаларны бүген иң дөрес итеп күрсәтүче, бәя биреп бетергесез документлар. Аларны ул елларда уртак Ватаныбыз булган Советлар Союзын немец-фашист илбасарларыннан саклап каннарын түккән, яу кырларында башларын салган бабайларыбыз, әтиләребез, аларның коралдашлары, командирлары җибәргән. Снарядлар шартлавы, пулялар сызгыруы тынып торган минутларда, салкын окопларда, агач-куак ышыгында, уттай кызган артиллерия орудиеләре яисә танклар артында, ашык-пошык, бүленә, гади карандаш белән кыска гына итеп язылган солдат хатларыннан әле хәзер дә әчкелтем дары исе аңкый сыман...

Вакыт узудан, күз яшьләре тамудан саргайган, кат-кат кулдан-кулга йөреп укудан нык таушалган өчпочмаклы фронт хатлары язылуларына күп еллар үтсә дә, үз кыйммәтләрен югалтмыйлар. Киресенчә - күңелне тагын да ныграк җәлеп итәләр. Алардан сугышчының әти-әнисенә, туганнарына булган йөрәк җылысы, көчле сагынуы, туган илгә тугрылык һәм дошманга нәфрәт, Җиңүгә тирән ышаныч хисләре бөркелеп тора.

Шушы максатларны күздә тотып, «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее фронтовик якташларыбызның балалары-оныкларына мөрәҗәгать итә: әгәр дә сездә өчпочмаклы солдат хатлары гаилә ядкаре итеп саклана икән, төп нөсхәсен яки аның күчермәсен (ксерокопиясен) музейга тапшырсагыз - бу гамәлегез районыбыз геройлары тарихын өйрәнүгә зур өлеш булыр иде. Шулай ук авылларыбыз үсешенә үз өлешләрен керткән шәхесләр турында тарихи документлар көтеп калабыз. Белешмә өчен телефон: 37-06-61, 89196271084, эл. почта Rezeda.yakupova77@mail.ru, адресыбыз: Иске Абдул авылы, Үзәк урам, 16, мәдәният йорты бинасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр