Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Объектив» фототүгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең чираттагы олы җиңүләре

Газетабызның алдагы саннарында Новотроицкоеда эшләп килүче «Объектив» фототүгәрәге турында язган идек инде. Түгәрәккә йөрүче яшьләр 5 айдан артык фотография белән кызыксынып, фото төшерү серләрен өйрәнәләр.

Үткән елның ноябрь аенда Казан (Идел буе) федераль университеты «Сирәк кадр» («Редкий кадр») дип исемләнгән республикакүләм фотографияләр конкурсы игълан итте. Бәйгедә бөтен республикадан барлыгы 142 эш катнашты. Новотроицкое авылының фототүгәрәгендә шөгыльләнүчеләр дә конкурска 5 фотосурәт җибәрделәр.

- Иҗат бәйгеләрендә катнашу, әлбәттә, кирәк. Балалар яңа белемнәр генә туплап калмыйлар, алга таба да, фотографияләр төшергәндә, нинди кагыйдәләргә басым ясарга, фотоны ничек итеп уңышлы итәргә икәнлегенә өйрәнәләр. Моннан тыш яңа танышлар табалар, алар белән файдалы әңгәмәләр коралар, - дип сөйләде безгә «Объектив» фототүгәрәге җитәкчесе Наталья Катушенок. - Казан шәһәренә бәйгегә дип җибәрелгән эшләребез арасында җиңүчеләр дә бар. Бу бик сөендерә, әлбәттә, - дип тә өстәде Наталья Анатольевна.

Призер исемнәрен түбәндәге райондашларыбыз яулап алды:

1) «Кызыклы вакыйга» («Интересное событие») номинациясендә «Йокы сәгате» («Тихий час») фотографиясе белән Чулпан Шакирова;

2) «Мин анда яшим» («Там, где я живу») номинациясендә «Өйгә кыска юлым» («Короткий путь домой») фотографиясе белән 14-17 яшьлек яшүсмерләр арасында Оксана Лычагина;

3) «Игътибар итәрлек йөзләр» («Примечательные лица») номинациясендә «Сәнгатькә карата кызыксыну уятабыз» («Развиваем вкус к искусству») фотосурәте белән Элина Гарипова;

4) «Табигать матурлыгы» («Красота природы») номинациясендә «Засадада утырганда иң мөһиме табигать белән берләшүең» («Сидя в засаде, главное, слиться с природой») фотосурәте белән Глеб Сергин калды.

Республикакүләм фотографияләр конкурсы җиңүчеләренең берсе - Чулпан Шакирова. Ул 10-13 яшьлек яшүсмерләр арасында «Мин анда яшим» («Там, где я живу») номинациясендә «Тәрәзәдә өй күренә» («Дом в окне») фотографиясе белән җиңү яулады.

Балаларның җитәкчеләре Наталья Катушенок хәбәр итүенчә, җиңүчеләрне Казан (Идел буе) федераль университетына экскурсиягә чакырганнар. Яшүсмерләрне югары уку йорты буйлап кызыклы гына экскурсия көтә. Алар университет тарихы, лекцияләр үткәрелә торган университет аудиторияләрендә, шулай ук студентлар тормышының «йөрәге» булган КФУ студентлар клубы белән таныша алачаклар. Алга таба да яшьләргә иҗади иркенлек теләп калабыз! Иң уңышлы фотографияләре алда булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев