Бу турыда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Хезмәт Кодексының 112 маддәсе нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Быел ул якшәмбегә туры килә һәм шуңа күрә дүшәмбегә күчереләчәк. 6 ноябрь, сишәмбе, – Татарстан Конституциясе көне.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы булганда 3, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре буларак исәпләнә.
Ял көннәре белән бәйле рәвештә, газетаның чыгу графигына да үзгәрешләр кертелә. 7 ноябрь – чәршәмбе саны төшеп калачак, 9 ноябрь, җомга саны, гадәттәгечә, 20 битле булып чыгачак.
Нет комментариев