Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Новотроицкое авылында авыл җирлеге бинасы, ял паркы сафка басачак

Бүгенге көндә Новотроицкое авылы җирлегендә зур күләмле төзү эшләре бара - бу елның август ае азагында авыл халкы куллануына авыл җирлеге бинасы тапшырылачак, шулай ук ялларны файдалы һәм күңелле итү өчен күп кенә күңел ачу мәйданчыклары белән җиһазландырылган парк ачылачак. Моннан тыш яңа уку елына «Балкыш» лагере бинасында тулысынча капиталь...

Авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова сүзләренә караганда, иске авыл җирлеге бинасы 1970 елларда ук төзелгән булган.

- Бина тулысынча таушалды. Түбәсеннән су үтә, шунлыктан диварлары какшап, менә-менә җимереләм дип тора иде. Бәйсез экспертиза әлеге бинаны авария хәлендә дип тапты. Безнең сөенечкә, авыл җирлеге бинасы республика программасына керә алды. Төзү эшләренә төзүчеләр апрель аенда тотындылар. Бүгенге көндә яңа бинаның диварлары төзелеп бетте. Түбәсен ябасы, бинаның эчен эшләтәсе генә кала. Төзүчеләр шул ук темпта эшләүләрен дәвам итсәләр, августның 25ләренә бина сафка басар дип өметләнәбез, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Яңа парк ачылуга килгәндә, монда да авыл халкын сөендерү өчен планнар зурдан. Район башкарма комитетының капиталь төзелеш хезмәте башлыгы Фәнис Сәетгәрәев сүзләренчә, парк шулай ук август аенда сафка басачак.

- Хәзерге көндә парк төзеләчәк мәйдан тулысынча әйләндереп алынган. Проект буенча монда төрле уен җиһазлары, таганнар белән тулыландырылган балалар мәйданчыгы, велоюл салыначак, эскәмияләр дә куелачак. Моңа кадәр мәдәният йорты каршында уздырыла торган Сабан туе бәйрәмен дә биредә үткәрергә мөмкин булачак. Паркта агачлар утырту, чәчәк түтәлләре булдыру да каралган, - диде Фәнис Сәетгәрәев.

Соңгы елларда шәһәр янында ук диярлек урнашкан авылда күпләп йортлар җиткерелә, балалы гаиләләр арта бара. Новотроицкое авылы мәктәбе директоры Әдип Низамов сүзләренә караганда, яңа уку елында мәктәпкә 30 бала киләчәк.

- Бүгенге көндә мәктәптә 189 укучы белем ала. 5 укучы 11 сыйныфны тәмамлап чыга. Яңа уку елына укучылар саны арта, урын җитми дигән сүз, 30 бала өчен ике сыйныф булдырырга кирәк, - ди мәктәп директоры.

Балалар бакчасында да шул ук хәл - урын җитми. Бакча мөдире Татьяна Гусева әйтүенчә, бүгенге көндә балалар бакчасына 89 сабый йөри, 96 бала бакчага урнашырга чират көтә. Әле авылга күчеп килүче гаиләләрнең күп кенә балалары бакчага йөрерлек яшькә җитеп килүен дә истән чыгармаска кирәк.

- Бу елны укырга керүче балалар шушы бинада урнаштырылган ике сыйныфта белем ала башлаячаклар. Ә инде сабыйларга килгәндә, 25шәр урынлык ике группа булдырылачак. Бинада тулысынча капиталь ремонт каралган. Әле июнь аенда биредә «Балкыш» лагере эшлиячәк. Төзүчеләр июль аенда эшкә керешәчәк дип планлаштырыла. Бу күләмле эшләргә 6 миллион 500 мең сум каралган, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Новотроицкоеда булдырылачак яңа биналарның кирәкме-юкмы икәнлеге турында Юлия Никитинадан сораштык. «Кызыма 1 яшь тә 11 ай. Балалар бакчасына чиратта без 22нче булып торабыз. Яңа төркемнәр ачылуы - минем өчен дә, гомумән, барлык әти-әниләр өчен дә олы куаныч. Әле паркын да төзеп куйсалар - менә дигән була. Балалар, гаилә белән ял итү өчен андый аерым җирләр юк иде бит», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев