Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Норлатта боз яуган, каты давыл шактый зыян китергән

Әле яңа гына Норлат шәһәрендә күп итеп боз явып үткән. Зурлыгы кош йомыркасы кадәр бар, дип хәбәр итте безгә әлеге районда яшәүче танышыбыз Гөлүсә Шәйдуллина. Озак та тормый артыннан ялтырап кояш чыкты, дип язды ул. Фотолардан күренгәнчә, район буйлап көчле давыл узган, боз асфальтка ап-ак булып яткан, коймалар ауган, агачлар...

Әле яңа гына Норлат шәһәрендә күп итеп боз явып үткән.

Зурлыгы кош йомыркасы кадәр бар, дип хәбәр итте безгә әлеге районда яшәүче танышыбыз Гөлүсә Шәйдуллина. Озак та тормый артыннан ялтырап кояш чыкты, дип язды ул. Фотолардан күренгәнчә, район буйлап көчле давыл узган, боз асфальтка ап-ак булып яткан, коймалар ауган, агачлар тамыры белән йолкынган, йорт түбәләре кубып төшкән, боза машина тәрәзәләрен ваткан.

Әлмәт, Чирмешән якларында да болытлар куера, дип язалар социаль челтәрләрдә. Чистайда шулай ук көчле җил булган, каты яңгыр яуган. Яр Чаллыда да көчле җил исә, күк күкри башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев