Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нинди мәсьәләгә кагылсаң да, закон яклый безне

Сорау: «Мин Тукай районында яшим. Бер ай элек миңа 2нче төркем инвалидлык бирделәр. Газета аша шуны беләсем килгән иде: инвалидлар өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә нинди ташламалар бар?». Сорауга җавапны адвокат Әлфия Гәрәева бирә. Инвалидларга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә ташламалар 1995 елда чыккан «Инвалидларны социаль яклау турында»гы 181нче Федераль законда гарантияләнә....

Сорау: «Мин Тукай районында яшим. Бер ай элек миңа 2нче төркем инвалидлык бирделәр. Газета аша шуны беләсем килгән иде: инвалидлар өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә нинди ташламалар бар?».

Сорауга җавапны адвокат Әлфия Гәрәева бирә.

Инвалидларга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә ташламалар 1995 елда чыккан «Инвалидларны социаль яклау турында»гы 181нче Федераль законда гарантияләнә. Әлеге законның 17нче маддәсе нигезендә инвалидларга һәм аларның гаиләсендә булган балаларга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарын өлешчә каплау өчен 50 процент күләмендә компенсация бирелә. Аңа түбәндәгеләр керә:

- вакытлыча файдалануга бирелгән торак йортны карау, ягъни хезмәтләргә түләү, күп фатирлы дәүләт һәм муниципаль торак фондында биләгән мәйданга карап, уртак милеккә ремонт ясау;

- торак фондының төренә карап, салкын, кайнар суга, электр энергиясенә, җылылык, шулай ук юынтык суларны агызып чыгару;

- коммуналь хезмәтләргә түләү, исәпләү приборында күрсәтелгән күләмнән чыгып, әмма РФ законында каралган нормативтан арттырмыйча исәпләнә, ә исәпләү приборлары булмаган очракта коммуналь хезмәтләргә түләү күләме РФ законында каралган нормативтан чыгып исәпләнә;

- үзәктән ягып җылыту булмаган өйдә яшәгән очракта, халыкка сатыла торган бәядән чыгып, ягулык һәм аны кайтарту өчен транспорт хезмәте бәясе;

- 1 һәм 2нче төркем инвалидларга, инвалид балаларга, инвалид баласы булган гражданнарга күп фатирлы йорттагы уртак милеккә капиталь ремонтка взнос түләү өчен 50 проценттан артык компенсация бирелә. Әмма ул, РФ субъектының норматив хокукый акты билгеләгәнчә, торакның гомуми яшәү мәйданының бер квадрат метрына капиталь ремонт ясауга тотыла торган айлык взносның минималь күләменнән, шулай ук торак мәйданга һәм коммуналь хезмәтләргә түләнә торган субсидияне исәпләү өчен файдаланыла торган региональ стандартыннан чыгып исәпләнгән взносның 50 процентыннан артмаска тиеш.

Ташламалар шулай ук РФ хөкүмәтенең 1996 елгы «Инвалидларга һәм инвалид баласы булган гаиләләргә, торак фондының төренә карамастан, аларны торак белән тәэмин итү, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташаламалар турында»гы 901нче карары буенча да тормышка ашырыла.

Аның 13нче пунктында: инвалидларга, инвалид баласы булган гаиләләргә дәүләт, муниципаль һәм җәмәгать торак фонды йортларында торакка, коммуналь хезмәтләргә (торак фондының кемнеке булуына карамастан), ә үзәктән ягып җылыту системасы булмаган өйдә яшәүчеләргә, халыкка сату бәясе чикләрендә, ягулык сатып алган очракта 50 проценттан ким булмаган ташлама бирелә, диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев