Нияз Сәрвәров Ильяс Галимов истәлегенә үткәрелгән турнирда бронза медаль яулады
Ялларда күренекле спортчы Ильяс Самат улы Галимов истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры узды.
Тренер Марат Мөхәммәдиев шәкерте Нияз Сәрвәров 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә өченче урынны алып, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Ниязны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм аңа һәм аның остазына яңа үрләргә таба бару тизлеген киметмәүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев