Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотикларга каршы көрәш

Бүген, 26 июньдә, наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Наркоманлыкны, һич арттырусыз, замананың иң куркыныч афәте дип атарга мөмкин. Проблемалардан һәм стресслардан качабыз дип, аның куркыныч ятьмәсенә көннән-көн күбрәк кешеләр эләгә бара. Ләкин мондый «качу»ның нәтиҗәсе бик аяныч һәм ул бик кыйммәткә төшә. 

Князево мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ел саен бу көнне авылдашларны кисәтәләр. Быел да без «Татарстан» совхозы поселогында «Наркотикларга – юк!» дигән акциягә җыелдык. Аның кысаларында халыкка наркотикларга каршы мәгълүмат язылган листовкалар һәм буклетлар тараттык. Акция барышында мәдәният хезмәткәрләре балаларга һәм яшьләргә җимерелгән язмышлар, тормышка ашмый калган хыяллар, юкка чыккан талантлар, таркалган гаиләләр турында сөйләделәр.
Үтеп баручыларга 80нән артык листовка таратылды. Авылдашлар әлеге акциянең бик мөһимлеген билгеләп үттеләр. 

Тамара ТУЗЕЕВА, мәдәният йорты директоры. 
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев