Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркоманнарны транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Район прокуратурасы наркотиклар кулланучыларны транспорт чараларын йөртүдән мәхрүм итү буенча эшли. Тикшерүдән күренгәнчә, районда яшәүче өч кеше, «опиоидлар һәм берничә төрле психоактив матдәләр кулланудан барлыкка килгән синдромнар» дигән диагнозлар куелып, үзәк больницада исәптә торалар. Аларның машина йөртү таныклыклары да бар. Бу юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгарырга, кеше сәламәтлегенә зыян китерергә, гомерен...

Район прокуратурасы наркотиклар кулланучыларны транспорт чараларын йөртүдән мәхрүм итү буенча эшли.

Тикшерүдән күренгәнчә, районда яшәүче өч кеше, «опиоидлар һәм берничә төрле психоактив матдәләр кулланудан барлыкка килгән синдромнар» дигән диагнозлар куелып, үзәк больницада исәптә торалар. Аларның машина йөртү таныклыклары да бар. Бу юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгарырга, кеше сәламәтлегенә зыян китерергә, гомерен өзәргә, милеккә зыян салырга мөмкин дип табылды. Юл иминлеген тәэмин итү максатыннан, опиоидлар һәм психотроп матдәләр кулланган әлеге гражданнарны транспорт чарасын йөртүдән мәхрүм итү кирәк дип билгеләнде. Шуларны истә тотып, район прокуратурасы бу турыдагы дәгъва хатларын район судына җибәрде.

Моңа кадәр дә, 2016 елның декабрендә, судка мондый эчтәлекле хатлар юлланган иде инде, 2017 елда алар каралды һәм наркомания белән авыручы гражданнар транспорт чараларын йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев