Яңалыклар
Наркоконтроль полиция канаты астына керә
РФ Президентының агымдагы елның апрель аенда кабул ителгән 156 номерлы махсус Боерыгы нигезендә наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш хезмәте полиция карамагына күчә. Наркоконтроль 1 июньнән бетерелде. «Күчеш чорында наркотиклар сатып кәсеп итүчеләргә иркенләргә юл калмаска тиеш», - диде 14 июньдә ТР Министрлар Кабинетында видеорежимда үткәрелгән наркотикларга каршы...
РФ Президентының агымдагы елның апрель аенда кабул ителгән 156 номерлы махсус Боерыгы нигезендә наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш хезмәте полиция карамагына күчә. Наркоконтроль 1 июньнән бетерелде. «Күчеш чорында наркотиклар сатып кәсеп итүчеләргә иркенләргә юл калмаска тиеш», - диде 14 июньдә ТР Министрлар Кабинетында видеорежимда үткәрелгән наркотикларга каршы көрәш буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев. Әлеге уңайдан һәр хезмәт гадәти режимда эшли. Узган атнада республикада наркотиклар тарату белән бәйле 27 җинаять теркәлгән, 3 килограмм наркотик матдә әйләнештән алынган. Утырышта катнашкан район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Азат Шәйдуллин да полиция хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте, үзгәрешләр чорында йомшаклык булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев