Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәзәкләр

Театр гардеробында. Хатыны иренә ысылдый: - Кием алып биргән өчен генә ул хатынга 100 сум акча бирәләр димени? Бигрәк ыштансыз инде син! - Тавышланма, карчык. Кара - нинди яхшы тун алып бирде бит ул сиңа!

***
- Сәлимә, кияүгә чыгуы куркыныч түгелме?
 Беренче тапкыр куркыныч. Аннары - көн саен да чыгарга була!
- Вәли, ә сиңа өйләнүе куркыныч түгелме?
- Беренче тапкыры - юк. Аннары ай-яй куркыныч!!!


***
Хатын - иренә:
- Безгә кемнәр килгән ул?
- Волонтерлар. Шәһәрдә бассейн салырга акча җыялар.
- Ә ярар алайса. Бар, өч чиләк су чыгарып бир.

Хатын - иренә:
- Кайда йөрдең төн буе?
- Балыкта.
- Берәр нәрсә эләктердеңме соң?
Ир сискәнеп китә:
- Юк, бугай... Юк дип уйлыйм.


***
Укытучы - ир-атка:
- Сез алай-болай Вәлинең әтисе түгелме?
- Вәлинең әтисе идем... Әмма алай-болай икәнен беренче ишетүем. Сезгә нәрсә билгеле? Сөйләгез әле.
Күрәзәче:
- 50 яшегезгә кадәр акча җитмәячәк, хатыныгыз каныгызны эчәчәк, балаларыгыз сүзегезне тыңламаячак.
- Ә аннары?
- Аннары ияләнеп китәрсез.


***
Сатып алучы кибеткә килә:
- Мин сездән натураль тун сатып алган идем. Этикеткасы да шулай. Ә чынлыкта ул ясалма булып чыкты!
- Дөрес. Ә этикетканы без көяне алдар өчен генә элдек.


***
Малай - әтисенә:
- Әти, нәрсә ул могҗиза?
Әтисе улының башына суга. Малай елый башлый.
- Авыртамы?
- Авыртаааа.
- Менә авыртмаса, могҗиза булыр иде.


***
- Саклык куркаклыктан нәрсәсе белән аерыла?
- Без курыкканда, ул - саклык. Башкалар курыкса - куркаклык.


***
Океанда берничә ай кораб йөзә. Йөзә дә йөзә... Капитан янына матрос йөгереп килә:
- Капитан, карагыз, җир!
Тегесе, әсәренеп:
- Кайда, кайда?
- Минем тырнак астында!


***
Ике дус сөйләшә.
- Синең туйга кадәр хатының белән берәр нәрсә булдымы.
- Булды, билгеле. Телевизор, суыткыч бар иде инде.


***
- Хәлләр ничек?
- Әйбәт. Миңа начар булса, ашыгыч ярдәм алып китә.
- Яхшы булса?
- Полиция.


***
Медосмотрда доктор бет таба.
- Сез беләсезме бетләгәнегезне?
- Әйе, беләм.

- Сез ничек дәваланасыз?
-Минем бетләрем чирле түгел.


***
Ике хатын-кыз сөйләшә.
- Берьюлы ике егет белән очрашам, кайсын сайларга - белмим...
- Ә йөрәгең ни ди соң?
- Ирең белсә, бәреп үтерәчәк, ди.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев