Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мусабай Завод авылы халкы кошчылык фабрикасы төзүгә каршы – Когогинадан алар бу мәсьәләдә ярдәм сорады

Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тукайлыларны шәхси сораулар белән кабул итте. Чарага өч кенә кеше килсә дә, күтәрелгән мәсьәләләр бик җитди иде. Мусабай Заводта яшәүче Рузалия Сәетгәрәева һәм Наил Абдуллин авыл янында кошчылык фабрикасы төзүгә каршы булуларын әйттеләр, бу проблемада Дәүләт Думасы депутатының ярдәм итүен сорадылар. Мөрәҗәгатьләрен барлык...

Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тукайлыларны шәхси сораулар белән кабул итте. Чарага өч кенә кеше килсә дә, күтәрелгән мәсьәләләр бик җитди иде. Мусабай Заводта яшәүче Рузалия Сәетгәрәева һәм Наил Абдуллин авыл янында кошчылык фабрикасы төзүгә каршы булуларын әйттеләр, бу проблемада Дәүләт Думасы депутатының ярдәм итүен сорадылар. Мөрәҗәгатьләрен барлык авылдашлары исеменнән дип белдерделәр. Алар объектның авылга бик якын урнашуын, моның халыкның яшәешенә, сәламәтлегенә зыян китерәчәген әйтеп үттеләр. «Без хәзерге вакытта төзелешкә каршы булган авылдашлардан имзалар җыябыз», - диде Наил Абдуллин. Сөйләшү барышында әле бу объектны төзергә рөхсәт алынмаганлыгы билгеле булды, бары шушы көннәрдә халык тыңлаулары гына үткән. Анда «Чаллы Бройлер» предприятиесенең җитәкчесе һәм район хакимияте вәкиле буларак юрист кына катнашкан. Әлфия Когогина төзелешкә рөхсәт биргәнче, халык белән тулысынча аңлашырга кирәк, дип белдерде. Моның өчен куркынычсызлыкны тәэмин итүче барлык хезмәтләр - экологлар, ростехнадзор, санэпиднадзор, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре катнашында җыен уздыру шарт, диде. Белгечләр, аргументлар китереп, халыкка барысын да аңлатырга тиеш. Предприятие төзелеше - район бюджетына өстәмә салымнар, икътисад үсеше, яңа эш урыннары да әле. Шуңа күрә бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең дә катнашуы, аңлатма бирүләре мөһим, диде депутат.
Икенче сорау белән Суровка авылының Камская урамыннан мөрәҗәгать иттеләр. Биредә яхшы асфальт, транспорт зур тизлектә хәрәкәт итә, диде мөрәҗәгать итүче Равил Мырзалиев. Ул урамга ясалма тигезсезлек һәм юл билгесе куюны сорады. Ләкин ЮХИДИ хезмәте монда аларны кую кирәк түгел дип тапкан. Сөйләшүдән ачыкланганча, әлеге участок авыл җирлеге балансында түгел, шәхси территория икән. «Ләкин шәхси территория булса да, эчке эшләр хезмәте юл куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, шәхси затка да үзенең күрсәтмәсен бирергә хокуклы», - диде Когогина. Ул бу мәсьәлә буенча ЮХИДИгә мөрәҗәгать итәргә, чыннан да, монда ясалма тигезсезлек кирәкме, юкмы икәнлеген ачыклар өчен урынга эксперт комиссиясе җибәрергә ышандырды.
Райондашларны тыңлаганнан соң, Әлфия Когогина чәй өстәле артында «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре белән очрашты. Чара барышында ул үзенең Думадагы эшчәнлеге хакында бәян итте, газетаның бүген ничек, нинди шартларда эшләве, укучылар аудиториясе белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев