Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Моргуновка» - сатыла. Тик аның двигателе, ишекләре һәм техник паспорты юк

Яр Чаллыда сатуга «Операция «Ы» и другие приключения Шурика» совет комедиясе буенча танылган СМЗ с-3А мотоколяскасы куелган.

Яр Чаллыда сатуга «Операция «Ы» и другие приключения Шурика» совет комедиясе буенча танылган СМЗ с-3А мотоколяскасы куелган. Хуҗасы раритет автомобиль өчен 120 мең сум сорый. Публикация белдерүләрнең популяр сайтларының берсендә пәйда булды.

Сатучы билгеләп үткәнчә, транспорт чарасы үз яше өчен яхшы хәлдә сакланган һәм коррозия эзләре юк. Әмма машинаның двигателе, ишекләре, тенты һәм техник паспорты юк. Халыкта модель фильмда төп рольләрнең берсен уйнаган актер Евгений Моргунов хөрмәтенә «Моргуновка» кушаматы алган.

Бу мотоколяска серияләп Серпухов мотоцикл заводында 1958 елдан 1970 елга кадәр чыгарылган. Барлыгы 200 меңнән артык экземпляр җитештерелгән.

Чыганак: Казань-КП

ФОТО: скриншот из фильма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев