Мәләкәс авылының "Питрау" ансамбле "Играй гармонь, любимая" телевизион программасына төшеп кайтты
Яңалыклар

Мәләкәс авылының "Питрау" ансамбле "Играй гармонь, любимая" телевизион программасына төшеп кайтты

26 май Мәләкәс авылының "Питрау" балалар үрнәк фольклор ансамбле Әлмәт шәһәренә барып, "Играй гармонь, любимая" телевизион программасына төшеп кайтты.

Программаның режисеры Анастасия Заволокинага крәшен "Өй саклавы" ошады, бигрәк тә балаларның "Отче наш"ны татарча матур итеп җырлавы таң калдырды. Көннең генә бик салкын һәм болытлы булуы күңелне төшерде.


Нет комментариев