Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп һәм хастаханә яннарында алкоголь сата башлау яңадан рөхсәт ителергә мөмкин

Тәкъдим Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан яңгыраган. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы медицина һәм мәктәп оешмаларыннан 50 м читтә алкогольне сата башлауны рөхсәт итү тәкъдиме белән чыгыш ясаган, дип хәбәр итә "Известия". Бинаның тибына карап, кайбер очракларда бу ара 10 м га кадәр кыскарырга мөмкин. Сәнәгать һәм...

Тәкъдим Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан яңгыраган.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы медицина һәм мәктәп оешмаларыннан 50 м читтә алкогольне сата башлауны рөхсәт итү тәкъдиме белән чыгыш ясаган, дип хәбәр итә "Известия". Бинаның тибына карап, кайбер очракларда бу ара 10 м га кадәр кыскарырга мөмкин.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу инициативасын ялган алкоголь сатуны киметү максатына бәйләп аңлата. Хәзерге вакытта закон буенча алкогольне "Балалар, белем бирү, медицина учреждениеләрендә, мәдәният, спорт, хәрби объектларда, базарларда, вокзалларда, аэропортларда, гражданнар күпләп җыелган һәм зур куркыныч тудырган урыннарда" сату тыела.

Бу территорияләрнең радиусын Хөкүмәт карары нигезендә җирле хакимият билгели. Аның буенча максималь ераклык 1 км тәшкил итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев