«Мәктәп экопатруле» бәйгесе нәтиҗәләрне игълан итәчәк
7 октябрьдә ТРда «Мәктәп экопатруле» дип аталган III республика конкурсына йомгак ясалачак. Бәйге шартлары буенча, кәрәзле телефоны булган һәр укучы укудан буш вакытта чүплекләрне фотога яки видеога төшереп, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгың колл-үзәге аша ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына юлларга мөмкин. Анда һәр укучы, һәр сыйныф һәм муниципалитетлар...
7 октябрьдә ТРда «Мәктәп экопатруле» дип аталган III республика конкурсына йомгак ясалачак. Бәйге шартлары буенча, кәрәзле телефоны булган һәр укучы укудан буш вакытта чүплекләрне фотога яки видеога төшереп, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгың колл-үзәге аша ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына юлларга мөмкин. Анда һәр укучы, һәр сыйныф һәм муниципалитетлар буенча статистика эшләнә. Һәр чүплек буенча табигатьне саклау органнары тарафыннан күзәтчелек чаралары күрелә, аннары укучы чүплекне юкка чыгару турында хәбәр ала, аңа баллар языла. Конкурста 1-11 сыйныфлар катнаша ала. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат үзәге билгеләп үткәнчә, быел 1000нән күбрәк балл җыючылар да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев