Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм кадрлар әзерләүгә игътибарны көчәйтергә кушты

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар, минераль ашлама әзерләүгә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Моннан тыш, яңа елда халык өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруны дәвам итү мөһим. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмәләр бирде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров 2022 елда авыл хуҗалыгы тармагының эшенә йомгак турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, гомумән эш нәтиҗәләре уңай: тулаем продукция күләме 307,9 млрд сум тәшкил итәчәк, ул беренче тапкыр 300 млрд сумнан арткан. Шул ук вакытта чагыштырма үсеш, план буенча 1,9 процент тәшкил иткән очракта, 18 процентка җитәчәк.

«Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары буенча керем 172,8 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган елга караганда 29 млрд сумга күбрәк», - диде ул.

Министр шулай ук техниканы сатып алу эше, сатылган ашлык чыгымнарын субсидияләү һәм тулаем агросәнәгать комплексын үстерүнең нәтиҗәләре белән уртаклашты, шулай ук 2022 елда җыелган уңыш турында җентекләп сөйләде.

Моннан тыш, Җәббаров узган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә йомгак ясады. Бер елда шундый 22 чара үткәрелде, аларда 2,1 млрд сумлык продукция сатылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев