Миңнеханов алабае Акдусның сирәк фотосын күрсәтте
Яңалыклар

Миңнеханов алабае Акдусның сирәк фотосын күрсәтте

ТР Рәисе Рөстәм Минниханов үзенең алабае Акдусның фотосурәтен куйган. Акдус урман буендагы яшел чирәмлектә ята. Ул “Акдусны сагындыгызмы?”-, дип сорау биргән.

Җавап биргән татарстанлылар этнең зур үсүенә соклануларын белдергәннәр. Акдусны көчек чакта Рөстәм Миннихановка Төрекмәнстанның элеккеге президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов 2021 елда бүләк иткән иде.


Нет комментариев