Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минераль ашламаларга бәяләр күтәрелгәнче, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларны алып калырга кирәк

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.

Гомумән республика буенча 5 февральгә минераль ашламалар 70872 тонна сатып алынган, ягъни бер гектар чәчүлеккә 25,3 кг тупланган, бу 2019 елга караганда беркадәр күбрәк. Шушы датага республикада тупланган ресурслар бер гектарга 23,1 кг тәшкил итә.

Соңгы күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә Зәй районы хуҗалыклары, аларда минераль ашламалар 3619,8 тонна, ягъни бер гектарга 53,9 кг тупланган (фаразга  карата 77 %), аннан кала Сарман районы – 4122 тонна, ягъни гектарга 52,2 кг (74,5%), Әтнә районы – 2262,5 тонна яки бер гектарга 50,7 кг (72,5%). Шулай ук Тәтеш, Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Буа, Азнакай, Арча, Тукай районнарында да күрсәткечләр начар түгел. 

«Минераль ашламаларга елдагыча була торган сезонлы бәяләр үзгәрешен истә тотып, әлегә аларны кулай бәяләрдән алырга мөмкинлек булганда, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тагын бер кат искәртә, минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның төп нигезен тәшкил итә. ашламалар уңдырышлылыкны гына арттырып калмыйча, аның сыйфатын да яхшырта: Культураларда шикәр, май һәм аксымнар, шулай ук биологик актив матдәләр арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау буенча эш сүлпәнрәк бара торган районнарга моңа игътибарны арттырырга киңәш ителә.

2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау буенча тулырак мәгълүмат, шулай ук республикада сөт җитештерү һәм сату, шикәр чөгендере эшкәртү турындагы мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X