Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мин Тукайны укыйм” шигъри марафоны

Апрель - Г.Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае. 25 нче апрельдә туган тел дәресендә Г.Тукай иҗатына багышланган "Мин Тукайны укыйм" дигән шигъри марафон үткәрелде. Һәр елдагыча шагыйрьгә багышланган чара бик кызыклы үтте. Бүлмәгә керүгә, без дәрестә ниндидер үзенчәлек булачагын сиздек. Түрдәге өстәлдә шагыйрьнең 11 нче сыйныф укучысы Дәүләтгәрәева Милана...

Апрель - Г.Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае.

25 нче апрельдә туган тел дәресендә Г.Тукай иҗатына багышланган "Мин Тукайны укыйм" дигән шигъри марафон үткәрелде. Һәр елдагыча шагыйрьгә багышланган чара бик кызыклы үтте.

Бүлмәгә керүгә, без дәрестә ниндидер үзенчәлек булачагын сиздек. Түрдәге өстәлдә шагыйрьнең 11 нче сыйныф укучысы Дәүләтгәрәева Милана ясаган портреты, Г.Тукайның шигырьләр җыентыкларыннан күргәзмә, матур чәчәкләр куелган иде. Без исә түгәрәк өстәл ясап утырдык. Татар теле укытучыбыз Лилия Хәлимовна Тукайның туган көнен аның шигырьләрен укып үткәрәчәгебез турында аңлатты. Һәм иң үзенчәлеге шунда булды: һәр укучы үзенә ошаган шигырь китабының теләсә кайсы битен ачып, анда нинди әсәр булса, шуны укыды. Бу эш бик мавыктыргыч килеп чыкты. Дәрестә Тукайның безгә әле таныш булмаган әсәрләрен дә укыдык. Һәрберебез яхшы итеп укырга тырышты, үзебезне сәхнәдә чыгыш ясаучы сүз остазы кебек хис иттек - берәү дә сынатмады. Сыйныфыбызда төрле милләт балалары укый: татарлар, руслар һәм молдован да бар. Тукай шигырьләре безне берләштерде. Хисләргә бай дәрес булды бу. Тырышлыгыбыз бушка китмәде: һәрберебез "5"ле алдык! Ә дәрес ахырында бергәләп фотога да төштек.

Г.Тукйның 132 еллыгына багышланган дәрес әнә шулай истәлекле үтте безнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев