Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мин татарча сөйләшәм!»

Бәтке мәктәбе коллективы «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә кушылды. Беренче итеп, бу акция кысаларында үткәреләчәк чаралар планын төзедек, «Татар телендә 150 сүз» дип исемләнгән буклет-сүзлекләр, акциянең логотибы булган ябыштыргычлар әзерләдек.

Акция «Туган тел» атналыгында старт алды. Мәктәп укучылары төрле җәмәгать урыннарында: сәүдә үзәкләрендә, ашханәләрдә, китапханәләрдә, шифаханәдә, банкларда һәм башка урыннарда үзләре үрнәк күрсәтеп, татарча сөйләшергә чакырдылар, тел турында әңгәмәләр, кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрделәр. Истәлеккә татар теле сүзлеге язылган буклетлар, эмблемалар бүләк иттеләр.

Мәктәп китапханәсендә татар телендә иң күп китап укучы, сыйныфларда «Туган телем - Тукай теле» исеме астында төрле бәйгеләр игълан ителде. Акция чараларында төрле милләт балалары бик теләп катнаштылар. Мәктәбебез тарафыннан флеш-моб оештырылды.

Акциягә «Аленушка» балалар бакчасы коллективы да бик теләп кушылды. Укучыларыбыз нәниләр янына барып, алар белән ачык чаралар үткәрделәр.

Акция дәвам итә, әле эшлисе эшләребез бик күп, дип яза Бәтке мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Шәрәпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев