Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милеккә хокукны электрон юл белән теркәргә була

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә милекне электрон юл белән теркәү буенча «Бердәм кайнар линия көне» үтте. Сораулар күп булды, шуларның иң актуальләре газета укучылар өчен дә кызыклы булыр.

1. Фатирга хокукны рәсмиләштерү өчен Росреестр порталы аша документлар тапшырдык. Электрон почтага Россреестрдан җибәрелгән документларны ачу өчен ссылка килде. Әлеге документларны ничек итеп сакларга була һәм бу эш кирәкме?

- Күчемсез милеккә хокук дәүләт кадастр исәбе һәм дәүләт теркәве Бердәм дәүләт реестрыннан бирелгән выписка белән раслана. Документларны электрон юл белән тапшырганда, мондый выписка да электрон рәвештә җибәрелә. Шуңа күрә әлеге документны кәгазьгә чыгару мәҗбүри түгел, аның электрон вариантын саклау да җитә.

2. Документларны кабул итеп алу турында Росреестрдан килгән уведомлениене саклау кирәкме?

- Милеккә хокук турында дәүләт теркәве үткәннән соң яки кадастр исәбенә кертелгәннән соң, документларны карау этаплары турындагы мәгълүматны саклау мәҗбүри түгел.

3. Электрон выписканың төп нөсхә икәнлеген кайда раслатырга була? Аның чыннан да төп нөсхә икәнен Росреестр сайтында бушлай тикшертергә була дигән сүзләр хакмы?

- Теркәү органында рәсмиләштерелгән, дәүләт теркәүчесенең имзасы белән тамгаланган документның төп нөсхә икәнен Росреестр порталында тикшерергә була. Инструкциясе сайтта күрсәтелгән.

4. Әйтегез әле, гадәти теркәү электрон теркәүдән катлаулыракмы? Ни өчен электрон теркәүгә өстенлек бирергә кирәк?

- Интернет аша тапшырган очракта гражданнар документларны карау срогы һәм дәүләт пошлиналары буенча өстенлеккә ия булалар. Моннан тыш, үзара элемтәнең мондый төре вакытны янга калдырырга булыша, офиска килеп йөрү мәшәкатьләреннән азат итә.

5. Җир участоклары сату-алу килешүләрен еш кына Россиянең төрле регионнарында төзергә туры килә. Хәзер моны читкә чыкмыйча, онлайн башкарырга мөмкин дигән сүз дөресме?

- Әйе. Ләкин моның өчен һәр якның да цифрлы электрон имзасы булуы шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев